Татар язучысы, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Җәлил премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең  шәрәфле академигы, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан республикабызның барлык төбәкләрендә дә аның иҗатын зурлап очрашулар, әдәби кичәләр уза. Без дә бүгенге очрашуны, Туган тел көне уңаеннан, Разил Вәлиев иҗаты белән бәйләп алып бардык.

ичәгә шәһәребезнең өлкән сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары килде. Шулай ук кичәдә Яр Чаллы шәһәренең Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдикова да катнашты.

Кичә Разил Вәлиев ижат иткән җырлар белән үрелеп барды (“Таң”. “Моңлану”, “Сана кәккүк, сана таңнарымны...”, “Зинһар өчен кермә төшләремә”, “Ядкарь”, “Ак күл”).

Тамашачы композитор Илнур Фәйзуллин, җырчылар Марсилия, Илсөяр Зарипова, Динара Мусина, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, Резеда Альмакаева, “Замана” вокаль ансамбленең (җитәкчесе Зөфәк Галләмов) чыгышларын җылы кабул итте.

Бәйрәмдә 44 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова Гөлсинә Рауф кызы, шул мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары Махиянова Азалия һәм Сәгыйтова Зәринә, 1 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Мухаметдинов Зөфәр, Шәрипова Сөембикәләр бик матур итеп Разил Вәлиев иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар.

Кичә бик матур, уңышлы узды. Кичәне Лилия Абдульминова алып барды.

Разил Вәлиев иҗ...
Разил Вәлиев иҗ...
Разил Вәлиев иҗ...
Разил Вәлиев иҗ...

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.